Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәрендә ярминкәдә

13 сентября 2021, 16:03

1641

0

0

11 сентябрь көнне, республикабыз шәһәрләрендә традицион көзге ярминкәләр башланып китте.

Ул көнне районыбыз җитештерүчеләре Казан шәһәрендә Кәрим Тинчурин урамында урнашкан “Иске шәһәр” префектурасы биләмәсендә сәүдә итттеләр. Безнекеләр шәһәр халкына ашлык, ит-сөт, камыр ризыклары, бәрәңге, бакча нигъмәтләре – җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, алардан ясалган төрле кайнатмалар, тозлыклар тәкъдим итте. Көзге ярминкәдә ашлыкка, бәрәңгегә, кишергә, кызыл чөгендергә, суганга, иткә, сөткә, сөт ризыкларына, шикәр комына һәм “Хәкимова” шәхси редприятиесенә караган “Маяк” кафесында пешерелгән икмәккә, камыр ризыкларына сорау зур булды. Мисал өчен, теләчелеләр алып килгән ашлык, бәрәңге, суган, кишер һәм кызыл чөгендер ише яшелчәләр иртәнге җиденче яртыга сатылып беткән иде инде. 

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X