Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Республика көне уңаеннан

31 августа 2021, 10:34

1928

0

1

28 август көнне, Республика көне уңаеннан, Теләче ял паркында “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булып үтте. Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/bakcha-

Бәйрәмгә килүчеләрне район мәдәният йорты каршында Теләче туган якны өйрәнү музее, район сәнгать мәктәбе, Теләче җирлекара китапханәсе, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган күргәзмәләр каршы алды. 

Ял паркында яшь райондашларыбыз футбол, волейбол уеннарында һәм сумо көрәше ярышында көч сынаша алды.

Бәйрәмгә килгән тамашачыларны һәм барлык райондашларыбызны, Республика көне белән, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Марат Нуриев тәбрикләде. Котлау сүзләрен ирештергәннән соң муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов авыл җирлекләре белгечләренә, район территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Чыгышлар һәм бүләкләүләр районыбыз үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Зур бәйрәм концертын мәйданга килгән халык рәхәтләнеп тамаша кылды. Сабантуйлардан соң, җәй буе көтеп алынган, тансык тамаша иде ул. 

 

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X