Слайдер
-
Аягүрә басып алкышладылар
22 февраль көнне, район мәдәният йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Эш күрсәткән ирне ил онытмас, эштә булган корыч тутыкмас” дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булып үтте.
-
Кышлату һәм язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?
Бүген, ягъни 22 февраль көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте базасында булып, биредәге кышлату чорының һәм язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты.
-
Район мәдәният йортында Теләче авыл җирлегенең халык җыены узды.
Халык белән очрашуда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов,аның урынбасарлары һәм ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
-
Алан авыл җирлегендә халык җыены узды.
Халык белән очрашуда район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, анын урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты.
-
Җитәкчеләр халык фикерен тыңлады.
Иске Жөри авыл җирлегендә узган халык җыенында сорау, тәкъдимнәр байтак булды.
-
Олы Нырсы авыл халкы да җыенда актив катнашты
Җирлектә эшләп килүче оешма җитәкчеләре үзләренең эшчәнлекләрен яктыртып чыгыш ясады.
-
Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә халык җыены узды.
Җыен эшендә район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты.
-
Югары Кибәхуҗада узган халык җыены
Муниципаль берәмлекләрдә традицион халык җыеннары башланып китте.
-
Җиңүчеләр бүләкләнде
15 гыйнвар көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә Яңа 2022 елны каршылу буенча иң яхшы бизәлеш күрсәткән авыл җирлекләрен, оешма-предприятиеләрне, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, мәгариф, мәдәният учреждениеләрен эшмәкәрлек субъектларын бүләкләү тантанасы булып үтте.
-
Иске елны озаттык
13 гыйнвар көнне, кичке сәгатьләрдә бертөркем райондашларыбыз, район үзешчән сәнгать осталары белән берлектә, Иске елны озатты.
-
Раштуа бәйрәме
7 гыйнвар көнне районның үзәк ял паркында Раштуа бәйрәме гөрләде.
-
Дәүләт Думасы депутаты бездә
Бүген эш сәфәре белән районга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин килде. Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район халкын кабул итте.
-
Раштуада хоккей уйнадылар
Чарада 8 команда көч сынашты.
-
Районда өстәл теннисы буенча ярышлар узды
Районның «Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
-
Айдар авылында мәдәният йортын ачу тантанасы
Бу көннәрдә Айдар авылы халкы икеләтә шатлыклы хисләр кичерә.
-
"WorldSkills Tyulyachi-Junior 2021" осталык чемпионаты
13 декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә WorldSkills Tyulyachi Junior 2021 осталык чемпионаты узды.
-
Тәнгә - сихәт, җанга - шифа
10 декабрь көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан 2008-2013нче елларда туган малайлар һәм кызлар арасында район беренчелегенә йөзү буенча ачык ярыш үткәрелде.
-
Миннегали Сафин истәлегенә һәм Баландыш авылы Кубогына көрәш буенча район беренчелеге
2021 нче елның 27 ноябрендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2006 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Миннегали Сафин истәлегенә һәм Баландыш авылы Кубогына көрәш буенча район беренчелеге узды.
-
“Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты
28 ноябрь көнне Теләче районынын яңадан торгызылуына 30 ел тулды. Үзенең туган көнен районыбыз зур чара - “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты белән билгеләп үтте.
-
Кул көрәше буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты
13 ноябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында “Теләче” спорт мәктәбе һәм балаларны сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле булган 20 яшькә кадәр һәм 21 яшьтән 50 яшькә кадәр булган спортчылар арасында кул көрәше буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышта җәмгысе 11 район командасы катнашты.