25 март көнне илебез җәмәгатьчелеге мәдәният хезмәтләре көнен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан район мәдәният йортында "Мин профессиям белән горурланам" дип исемләнгән зур бәйге булып үтте. Бәйрәм чарасы 17-18 март көннәрендә Кукмарада узган "Созвездие-Йолдызлык -2019" телевизон яшьләр сәнгать фестивалендә катнашкан яшь талантларның чыгышы белән үрелеп барды.