Казанда 211 пассажирлы самолетның буксирга алганда шассие зыян күргән

12.07.2017 15:13 | Юллар чатында Печать

Казанда 211 пассажирлы самолетның буксирга алганда шассие зыян күргән

Татарстан башкаласында Казан – Анталия пассажир рейсы аэробусының  буксирга алган вакытта шассие зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә шундый хәбәр алынган. Ачыкланганча, “Атлас-Глобал” авиакомпаниясенең Аэробус-321 экипажы хата ясаган, нәтиҗәдә шассиның алгы өлеше заян күргән.

Барлык 211 пассажир исән-имин яңадан көтү залына озатылган. Авиакомпания тарафыннан пассажирларны якын арада билгеләнгән пунктка озату чаралары күрелә.
 

Татар Информ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике