Казанда машина трамвай астына килеп кергән: зыян күрүчеләр бар

11.12.2017 10:21 | Юллар чатында Печать

Казанда машина трамвай астына килеп кергән: зыян күрүчеләр бар

Казанда Киров районында трамвай белән бәрелешкән Самара “Лада”сы машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Юл-транспорт һәлакәте Зур Крыловка урамында булган, дип яза Татар-информ.
 
Урынга 4нче янгын-сүндерү часте килгән, автомобиль аккумуляторын сүндергәннәр, һәлакәт урыны әйләндереп алынган.
 
Нәтиҗәдә, 29 яшьлек машина йөртүче 12нче шәһәр хастаханәсенә озатылган.
 
 
 
 
 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике