"Татар кызы” конкурсының беренче сайлап алу туры узды

12.02.2018 11:33 | Район яңалыклары Печать

"Татар кызы” конкурсының беренче сайлап алу туры узды

9 февраль көнне Үзәк авылы мәдәният йортында   районкүләм “Татар кызы” конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Икенче туры 17 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында узачак. Әлеге конкурста катнашырга 15 кә якын кыз теләк белдерде, финалга аларның бары тик алтысы  гына узачак. Ике ай барган әзерлек вакытында алар биергә, җырларга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнделәр, мәдәниятебез белән таныштылар. Әлеге зур эшнең нәтиҗәсе  — конкурсның беренче сайлап алу туры  матур узды.

Жюри әгъзалары киңәшеп, конкурсантларга урыннарны түбәндәгечә билгеләде: Алинә Габдрахманова - “Сөйкемле кыз”, Ландыш Сабирова -“Талантлы кыз”, Гөлназ Габдрахманова - “Тапкыр кыз”, Ләйлә Касимова -“Уңган кыз”, Зәлидә Әхмәтшина -“Мөлаем кыз”, Алия Мифтахова -“Халык күңелен яулаган кыз” буларак бүләкләнде.

 

 

 

Район мәдәният йорты методисты Ибраһимова З.В.

 

 

 

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить