Теләче район ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне узды

14.07.2017 08:33 | Район яңалыклары Печать

Теләче район ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне узды

Яшь парларның язылышуын, яңа туган сабыйны теркәү, шул ук вакытта аерылышу һәм адәм баласының үлемен теркәү кәгазен дә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге  аша кулга алабыз. Агымдагы елда ЗАГС хезмәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан,  Иске Җөри урта мәктәптәбенең хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән гражданлык хәле актларын язу бүлегенә экскурсиягә бардык. Әлеге  бүлекнең җитәкчесе  Әнисә Хатиповна укучылар өчен экскурсия үткәрде һәм  “Гаилә – тормыш нигезе” дигән темага чыгыш ясады, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу барышында укучылар  күп кенә яңа мәгълүмат алдылар. Шундый кирәкле, файдалы очрашу оештырганнары өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәт!