3 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Теләче районы полиция бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар

17.07.2017 09:24 | Район яңалыклары Печать

3 нче  номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар  Теләче районы полиция бүлекчәсенә  экскурсиягә бардылар

3 нче  номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары “Шундый һөнәр бар, ул Ватанга хезмәт итү ” дип исемләнгән  проект кыслаларында Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы полиция бүлекчәсенә  экскурсиягә бардылар. Балаларга, Ватанны ярату, Ватанга хезмәт итү төшенчәләре аңлатылды. Балалар полиция бүлекчәсендә оештырылган музейны күрделәр, патруль автомобилендә утырып карадылар. Соңыннан  Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция өлкән лейтенанты Кәримуллин И.Х. балаларга сораулар биреп викторина оештырды, балалар актив, сорауларга җавапларны төгәл эйтэ алдылар.

Экскурсия балаларга “Добрая дорога детства” дигән газеталарны тарату белән тәмамланды.

 

Елена САФИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике