Җәнәй җыены быел да гөрләп узды (ФОТОЛАР)

17.07.2017 11:21 | Район яңалыклары Печать

Җәнәй җыены быел да гөрләп узды (ФОТОЛАР)

Районыбызның Җәнәй авылында 16 июль көнне традицион авыл бәйрәме узды. Унөченче тапкыр үткәрелгән быелгы Җәнәй җыенында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова да катнашты. Бәйрәмне танылган тамадалар Илмир Ямалов белән Гөлүс Хәбибрахманов алып барды, кала артистлары Зөлфәт Зиннуров, Нурзадә, Рамай һәм Назлыгөл, продюсер Җәүдәт Гыйльмановның “Яшь йөрәкләр” проекты җырчылары халыкка матур җырларын бүләк итте. Мәйданнан читтә сәүдә рәтләре, балалар өчен аттракционнар эшләсә, төп мәйданда төрле күңелле ярышлар үткәрелде. Иң элек бер төркем балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Уеннарда катнашуыларның һәркайсы истәлекле бүләкләргә лаек булды. Балалар “сабан туе”ннан соң олылар өчен бәйрәм башланды. Алар чүлмәк вату, капчык сугышы, катыктан акча эзләү, аркан тарту, гер күтәрү, судагы авыш колгага менү кебек ярышларда үзләрен сынады. Җәнәй җыенының эксклюзив уены – тауга менүдә быел кабат Рафил Хәкимов беренче булды. Ә хатын-кызлар арасында Фәридә Сәгъдиева иң җитезе булып танылды. Башка еллардан аермалы буларак, быел әтәч урынына бәйрәм кунаклары мәйдан буйлап фазан артыннан йөгерде. Җәнәй җыенының тагын бер үзенчәлекле ярышы – машина тартуны да халык яратып карады. Ә мәйданнан читтә яшьләр өчен дискәтүк оештырылды.

Алинә ШӘМӘРДАНОВА

Автор фотолары

 

Фотогалерея


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике