Бүген Казанда Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

17.11.2017 19:47 | Район яңалыклары Печать

Бүген Казанда Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Таһир Якупов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Кәрим Тинчурин урамы 17 йорт адресы буенча ураштырылды. Татантаналы чарада Татарстан сәнгать әһелләре һәм Таһир Якуповның иҗатын үз иткән тамашачылар катнашты. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучыларның күңелен әсир иткән талантлы якташыбыз халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китте.

Әлеге тантаналы чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнашты. Чарада Габдуллай Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татар дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Таһир Якупов белән бергә эшләгән замандашлары, өлкән буын җырчылар Шамил Әхмәтҗанов белән Хәмдүнә Тимергалиева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов, Таһир Якуповның шәхси әйберләрен 13 ел дәвамында күз карасыдай бакча йортында саклап, Теләче туган якны өйрәнү музеена тапшырган Сания апа Хәлиуллина чыгыш ясады. Тантанада Таһир Якупов башкаруындагы җырлар яңгырады.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Автор фотосы

Фотогалерея


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике