“Гаилә белеме” буенча семинарда Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының балалары “Тәмле сүз” театраль күренешен күрсәттеләр

04.12.2017 15:06 | Район яңалыклары Печать

 “Гаилә белеме” буенча семинарда Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының  балалары “Тәмле сүз”  театраль  күренешен күрсәттеләр

Бүген Теләченең 3 нче номерлы  балалар бакчасы базасында, “Гаилә белеме” буенча семинар булып узды. Оештыручысы район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н. Семинарның кураторы, профессор, социология  фәннәре докторы, “Гаилә белеме” проектының  авторы Карцева Л.В. үз эше турында тирәнтен таныштырды, тәҗрибәләр белән уртаклашты. Семинарда гаилә кыйммәтләрен үстерү, ФГОС ны  тормышка ашыру  шартларында  гаилә  һәм балалар бакчасының  үзара  бергәләп  эшләү мәсьәләләре каралды.  Шулай Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының барлык тәрбиячеләре да әлеге семинарда актив катнашучылар булдылар. Үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, зурлар төркеме балалары белән   “Тәмле сүз”  театраль  күренешен күрсәттеләр, үзләренең проект эшләрен якладылар.

 

Ания НУРУЛЛИНА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике