Төкле аягың белән кил, Яңа ел!! (ФОТО)

31.12.2017 09:55 | Район яңалыклары Печать

Төкле аягың белән кил, Яңа ел!! (ФОТО)

Төкле аягың белән кил, Яңа ел!

30 декабрь көнне район мәдәният йортында  узган Балмаскарадта  тамашачыларны, районыбыз халкын Яңа ел белән котларга сәхнәгә күтәрелгәч, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов әнә шулай дип белдерде.

Чыннан да бу шулай. Район халкы  ел да аны түземсезләнеп көтеп ала. Күпсанлы тамашачыларга билетлар җитми калуы шул хакта сөйли. Чөнки анда безнең яраткан үзешчәннәребез бии, җырлый, уйный. Һәм бирегә аларның иң-инәре генә сайланып алына. Быел да ул, район башлыгы Илдус Зарипов билгеләп узганча, бер сулыш белән каралды. Тамашада якташларыбыз, Татарстанның атказанган артистлары - Рәсим Низамов белән Айгөл Бариева, өметле яшь башкаручылар, күп санлы сәнгать фестивальләре лауретлары Сауш авылы кызы Зөлфирә Шәйдуллина белән Айдар авылы егете Инсаф Бәдретдиновларның катнашулары тамашага үзгә бер затлылык өстәде.

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, быелгы тамаша республикада ЗАГС хезмәтенең оешуына 100 ел тулуга багышланды. Шуңа да тамашада уены-чыны бергә кушылып, гаилә институты турында күп әйтелде, ир-белән хатын һәм бала мөнәсәбәтләре калку күтәрелде.

Балмаскарад тәмам булгач, бәйрәм чаралары соң район мәдәният йортының фойесында дәвам итте. Биредә җыр-бию, уен-көлке аралаш мавыктыргыч уен - лоторея уйнатылды. Билет уйнатуда катнашучыларның  күңелен Артур Сабиров белән Илшат Сәләхиев күрде.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Фотогалерея


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике