Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында балалар саф һавада кышкы уеннар уйныйлар

18.01.2018 15:00 | Район яңалыклары Печать

Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында балалар саф һавада кышкы уеннар уйныйлар

 Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик  ошый, чөнки  алар туйганчы  таудан шуалар, кардан төрле корылмалар, сыннар ясыйлар. Һәр баланың да урамнан битләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп керә.

 

Елена Сафина

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике