“Ел укытучысы-2018” бәйгесеннән фоторепортаж

19.01.2018 15:44 | Район яңалыклары Печать

“Ел укытучысы-2018” бәйгесеннән фоторепортаж

“Ел укытучысы-2018” бәйгесендә

Бүген, ягъни 19 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы мoдәният йортында “Ел укытучысы – 2018” дип исемләнгән традицион  бәйге булып узды. Анда алты конкурсант көч сынашты. Алар: Сауш төп мәктәбенең информатика фәне укытучысы Ирек Нигъмәтҗанов, Үзәк урта мәктәҗенең  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Чернова, Иске Җөри урта мәктәбенең математика укытучысы Румия  Хәмидуллина, Үзәк урта мәктәбенең тарих укытучысы Венера Хәсәншина, Алан урта мәктәбенең инглиз  укытучысы Алия  Исмайылова, Теләче урта мәктәбенең  инглиз теле укытучысы Ләйлә Хәмидуллиналар. Бәйгедә катнашучыларның эшенә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия бәя бирде.

Көн буе дәвам иткән киеренке бәйгедә җиңүче булып, Иске Җөри урта мәктәбе математика укытучысы Румия Хәмидуллина танылды. Икенче һәм өченче урыннарны Үзәк урта мәктәбе укытучылары Валентина Чернова белән Венера Хәсәншиналар бүлеште.”Педагогик дебют” номинациясендә Ирек Нигъмәтҗанов җиңүче булды. Ул һәм  Румия Хәмидуллина белән Валентина Черновалар республикакүләм “Ел укытучысы – 2018” бәйгесенең зона турында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар. Азактан, җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары,чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне ияләренә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова тапшырды.

 

 

Автор Фәнил Нигмәтҗанов

Автор фотосы

Фотогалерея


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике