Коенучылар саны елдан ел арта (Фото)

19.01.2018 15:46 | Район яңалыклары Печать

Коенучылар саны елдан ел арта (Фото)

Православ динен тотучылар бүген үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтте. Борынгыдан  килгән гадәт буенча  бәйрәмгә каршы бу көнне  су изгеләндерелә, су коену өчен елга-күлләргә бәке ясала. Качмануда бәкегә төшеп су коену гөнаһлардан чистарыну булып санала, халык күңелендә  бик күп чирләрдән дәва дигән ышану яши.  Соңгы елларда су коенучылар аеруча күбәйде.  Бүген районыбызның Субаш һәм Пановая Гора авылы янәшәсендәге сулыкта һәм  Изгеләр чишмәсендә  су коену йоласы узды. Мәсәлән, Субаш авылындагы бәкедәге суны Питрәч округының  керәшен руханилары җитәкчесе Дмитрий Сизов изгеләндерде. Аңарчы ул авыл чиркәвендә халык алдында  Качману келәвен әйтте, Хач үбү йлосын үтәде. Су коену йоласын башкарырга һәм тамаша кылырга Субаш авылында һәм күрше-тирә авылларда яшәүче керәшен карендәшләребез килгән иде.

Елгада бәке тишеп су коену йоласында  район полиция бүлеге, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче районы бүлеге, Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан һәм  район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре кизү торды.

Автор Фәнил Нигъматҗанов

Автор фотосы

 

Фотогалерея


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике