Укучыларыбыз иҗаты
Минем бабамның исеме - Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин. Бу исем бик күпләргә таныштыр, мөгаен. Чөнки бабамның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары телдән-телгә күчеп, истәлекләр, хәтирәләр булып бүген дә яшәп килә. Ул 1941 елда 18 яше тулу белән Бөек Ватан сугышына китә. Сугышка барып кергәч тә, иң беренче Сталинград фронтына эләгә. Биредә 6-7 ай дошман белән нык кына тарткалашканнан соң, ул каты яралана. Әмма кире чигенми, бөтен көчен туплап, янәдән дошманга каршы күтәрелә. Фашистларны тар-мар иткәнче сафта кала Габдулла бабам. Авыр булса да, яраларыннан кан саркып чыкса да, кирегә чигенми ул. Чөнки йөрәк ярасы, газизләр өчен йөрәге, җаны сызлый аның. Ватан-Ананы ярату, йөрәгенең нәкъ
Әйе, сугыш турында без кинолардан карап, өлкәннәр сөйләгәннәрдән чыгып кына беләбез. Минем дәү әбием, сугыш чыккач, алты кыз бала белән тол калган. Дәү бабам Галимулла сугышка киткәндә, әбием Әлфинур бер айлык сабый бала булып калган, чөнки ул иң кечесе. Дәү бабам сугышка китәр алдыннан гына янгын чыгып, йорт–җирсез калган гаиләсен дәү бабам берәүләрнең мал өен алып, җиде җанны шунда урнаштырып киткән.”Өйдә бер пешерерлек оның һәм биш-алты бәрәңгең булсын иде дә, ирең гел сугышка китсен иде әле ,” – дип әйтә торган булган әбием. Ачлык, ялангачлык белән булса да, әбием кызларын берүзе тәрбияләп үстергән, кеше иткән. Берсе дә үлмәгән, балалар йортына да тапшырмаган, тыр
Интернет челтәрендә утырырга барыбыз да ярата. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Ә ихтыяҗ көче барыбызда да юк шул... Интернет челтәрләре: WhatsApp, Инстаграм, Vkontakte, электрон почта, Яндекска кереп киткәч, тиз генә чыгам димә. Ә кулыбызга китап алсак, ничекләр яхшы булыр иде бит. Юк, бөтен яңалык, барлык мәгълүматларны иң беренче интернет челтәреннән укыйбыз. Хәзерге көнне телефонсыз күз алдына китереп тә булмый. Өлкән кешеләр дә телефонсыз яшәүне, “ике кулсыз кебек,” дип әйтергә ярата. Ә иң кызыклысы һәм азартлысы - уеннар! Бер кереп китсәң... Әти-әниләр кисәтү ясамаса, йә берәр төрле сәбәп булмаса, уеннардан гомумән аерылып булмый. Чөнки безнең һәрвакытта да җиңәсебез кил
Субаш авылында яшәүче Мария һәм Илья Кузнецовлар хакында бик күпләребез белә. Тәрбиягә балалар алып үстерүче гаилә ул. Миңа 4 июнь көнне бу гаиләдә кунакта булырга туры килде. Кызым Таңсылу белән Тройсын бәйрәменә бардык. Әле бәйрәм башланырга шактый вакыт бар иде. Мария ханым янына әле бер бала, әле икенчесе килеп, үзләренең куанычлары белән уртаклашалар. Кечкенә Данил мин биим дә, миңа бүләк бирәләр дип шатланса, ике кыз - Анжелика белән Юля җырлау минутларын дулкынланып көттеләр, алар “Сүрәкә” ансамбленең алыштыргысыз матур җырчылары. Милли киемнәрдән йөргән кызларны күреп, әни кеше көн салкын, өстегезгә киегез дип, кайгыртып алды. Артем килеп, мин дә көрәшеп бүләк алам дип, ү
Ул туганнан күпме еллар үткән, 80 ел – ул яши дөньяда. Матур үзе, җыерчыклы йөзле, Чәчләре чал, ап-ак булса да. Әйе, Рузалия апаның тормыш юлы җиңел генә үтмәгән. Әнисе Разыя апа тормыш иптәше Габдулла абый белән өйләнешкәч, Свердловск шәһәренә китәләр. Әмма Разия апа авылны сагынуына түзә алмыйча, тормыш иптәшеннән йөкле килеш аерылып, авылга кайта. 1937нче елның 28 маенда Саба районы Түбән Саурыш авылында якты дөньяга аваз салучы бу кыз балага әнисе яратып Рузалия дип исем куша. Ул ялгызы гына кызын тәрбияләп үстерә. Язмыш аңа рәхимсез була. Әтисенең йөзен дә күрмәгән, аның күзләренә карап бер генә мәртәбә «әти» дип дәшә алмаган балага бик авыр була. Аның да башка иптәшлә
Бу җырларымны авылдашларыма һәм газиз әниемнең якты истәлегенә багышлыйм. Хәния Галимуллина                   Туган авылым Туган авылым минем - Иске Җөри Борынгыдан килгән авыл ул. Җөри ханнан, бабамнардан калган Хатирәләр саклый һаман ул. Кушымта: Берәү дә бит мәңгелеккә килми, Истәлегем булып моң калсын. Авылыма багышланган җырым Күңелләрдә мәңге саклансын. Ярларына сыенып Мишә ага, Сандугачлар сайрый талларда. Тальянына кушылып берәү җырлый, Кем моңлана икән таңнарда? Карурманнар инде киселгәннәр, Калган бары биек таулары. Киң болында шаулап печән үсә, Үткән моннан Пугач яулары. Чит җирләрдә кайталмыйча й
Иңегезгә пар канатлар куеп Зур тормышка хәзер чыгасыз Тормыш бит ул, төрле чагы була Кыенлыклар туса чыдарсыз Телим сезгә барыр юлыгызда Үстерергә бәхет алмасын Килеп туса әгәр кыенлыклар Пар канатлар берүк талмасын Бергә-бергә үткән тормыш ямен Тик парлылар гына тоялар Таң җилләре назлап уятканда Тыныч булсын корган оялар Тирләр түгеп, бәхет яулаганда Изге теләгегез хуш булсын Мәхәббәтнең җимешләре булып Бәби тавышлары кушылсын Карап сезгә зур куаныч белән Әйтә алам туган уйларны, Насыйп булсын иде каршыларга Бергәләшеп алтын туйларны Ике якны бергә тигез итеп, Онытмыйча туган җирләрне Армый-талмый алга атлагыз сез Иңегезгә куеп иңнәрне. Газинур ӘХМӘТҖАНОВ. Теләче
Бала йоклый, изрәп бала йоклый Ниләр керә икән төшенә? Бу тормышта әле без белмәгән Серле дөнья бар бит кешедә Бала йоклый, ул бит әле нәни Күбәләкләр куа аланда Очып китә җитез күбәләге Үрелеп кенә кулга алганда Үзенең дә куллар канат мени Тәпиләре җитез, җил мени? Ә тугайның сулмас чәчәкләре Оҗмах түрендә гөл мени? Киң кырларның сулап туелмаслык Әллә нинди татлы һавасы Нигә икән татлы төштә генә Бәхетле ул әдәм баласы? Тыныч илдә татлы йокы белән Ял итәдер газиз балалар Тигезлектә, сезгә гомер биргән Озак яшәсеннәр аналар. Газинур ӘХМӘТҖАНОВ. Теләче.
Рәхим ит, укучым! Тәүге тапкыр килдең мәктәпкә, Кулларыңда - чәчәк бәйләме Син үзең дә матур бер чәчәк, Рәхим ит, укучым, әйдә әле! Күзләремә тутырып карыйсың, Көтәсеңдер миннән серле сүз... Без сине сагынып көтәбез, Рәхим ит, укучым, түргә уз! Матур күзең әле шаянлык, Әле каушау, әле нур чәчә. Мин үзем дә сиңа кызыгам, Сокланам, яратып эндәшәм. Үтәр еллар, мәктәп елларың Сагындырып күңелеңдә йөрер. Тагын бер кат, беренче кабат Нәни укучы буласың килер! Синең алда башланмаган юл, Ачылмаган тормыш битләре! Хәерле юл, бала, шул юлны Сокланырлык итеп үт әле! Әй,замана! Балаң хакына Дөньяларны имин, нурлы ит! Бусагада сөйкемле сабый. Рәхим ит, укучым.түргә үт! Фәнүрә Рәхимова 31.08.2015.
Авылым Түбән Саурышым   1.Синдә үтте гомеремнең, Күңелле балачак хисләре. Болын-кырларынңан бөркелә, Хуш чәчкәләр исләре.   КУШЫМТА. Туган ягым,туган җирем, Авылым Түбән Саурышым, Синдә миңа җан биргәнгә, Рәхмәтлемен сиңа язмышым.   2.Сызылып таңнар атканда, Өздереп сайрый сандугачың. Шифалы да ләззәтле дә, Синең татлы суларың.   3. Кызарып ла пешә жиләклэрең, Матур тау битләрендә. Бөдрә талларың шаулый, Челтерәп аккан чишмәләреңдә.   Накиф Җәләлиев. язылды: 2.05.2016 ел.
<< Первая < Предыдущая 1 2 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 2
В Республике