06.07.2017 08:51

Укучыларыбыз иҗаты ""Пәрәвез челтәрендәге” тормыш "

Оценить
(0 голоса)

Интернет челтәрендә утырырга барыбыз да ярата. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Ә ихтыяҗ көче барыбызда да юк шул...

Интернет челтәрләре: WhatsApp, Инстаграм, Vkontakte, электрон почта, Яндекска кереп киткәч, тиз генә чыгам димә. Ә кулыбызга китап алсак, ничекләр яхшы булыр иде бит. Юк, бөтен яңалык, барлык мәгълүматларны иң беренче интернет челтәреннән укыйбыз. Хәзерге көнне телефонсыз күз алдына китереп тә булмый. Өлкән кешеләр дә телефонсыз яшәүне, “ике кулсыз кебек,” дип әйтергә ярата.

Ә иң кызыклысы һәм азартлысы - уеннар! Бер кереп китсәң... Әти-әниләр кисәтү ясамаса, йә берәр төрле сәбәп булмаса, уеннардан гомумән аерылып булмый. Чөнки безнең һәрвакытта да җиңәсебез килә, уеннар да шулай корылган, бер җиңелсәң, ике җиңәсең!

Шундый уеннарның ахыры аянычлы беткәннәрен дә күп ишеттек, мәгълүмат чараларында күп язылды. Без - балалар гына түгел, бәлки шушы дөньяви алга китештән, яңалыклардан дөрес файдаланмаучы өлкән буын кешеләре дә кызганыч...

WhatsAppта без генә түгел, әти-әниләрнең утырганнарын да күреп, шаккатасың. Ул булмасын, сыер савучы, укытучы, йә җитәкче - барысы да бер-берсенә яңалыклар белән бүлешәләр, кызыклы әйберләр җибәрәләр һәм шуларны күзәтәләр. Классташлар, авылдашлар, укытучылар, хәтта әти-әниләр өчен дә группалар ясап, шунда язышып утыралар. Мондый группалар нинди максатлардан ясалганын аңлап җитмәүчеләр дә бик күп. Кемнәрдер телефонга кызык эзләп керсә, файдалы гамәлләр табар өчен утыручылар юк түгел, билгеле.

Интернет челтәрендәге мәгълүматны дөрес куллану, файдалану урынлы булыр иде. Шуңа күрә дә, әти-әниләр, без-балаларның нинди интернет сәхифәләрендә утыруларын күзәткәләп торсыннар иде.

Динар Шәрипов, Олы Мишә урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
Кто предпочитает вести накопления в НПФ
На примере «Национального НПФ» рассмотрим профиль человека, выбирающего долгосрочные накопления.
10:00 19.10.2017
7 документов, которые убьют бизнес
Владимир Туров расскажет бизнесменам, как жить в соответствии с новыми законами, как легально снизить налоги, защитить бизнес и личное имущество.
09:00 19.10.2017
Предложения экспертов решат задачи Федеральной программы развития образования на 2016 – 2020 гг.
Наиболее актуальные вопросы внедрения инноваций в области закупочной деятельности будут направлены и на решение задач ФЦП развития образования.
08:30 19.10.2017
Взыскать любой ценой: № 266-ФЗ расширил полномочия налоговиков
На семинарах «Легализация: как снизить налоги законно и безопасно» Владимир Туров расскажет бизнесменам, как законно снизить налоги.
18:00 18.10.2017