Хуҗабикәләр колагына
Чисталык өчен көрәштә алар алыштыргысыз ярдәмче. Күптөрле салфетка тәкъдим итәләр сатуда. Хуҗабикәләр колагына иң мөһиме – ул сыйфатлы булсын, диясебез килә. • Кафель һәм раковина өчен: Җитен һәм целлюлозадан эшләнгән салфеткалар майны бик тиз бетерә. Иске, озак торган тапларны да оста чистарта. Мондый салфеткаларны ялтырап торган металл өчен дә, пластик, эмальне аруландырганда да кулланырга була. • Тәрәзә, пыяла һәм көзге чистартырга: Махсус микросүстән эшләнгән салфетка куллансагыз, эз калдырмас. Мондый салфетка белән савыт –сабаны да сөртергә була. • Идән юыйм дисәгез: Вискозадан эшләнгән идән чүпрәге әйбәт. Чөнки ул суны тиз сеңдерә. Идән юу өчен мондый салфетк
Бастырма әзерләү өчен ат ите (1 кило), су (1 литр), тоз (4 аш кашыгы), төелгән кызыл борыч (2 аш кашыгы), коры тмин, әнис, дафнә (лавр) яфрагы кирәк булачак. Итне юарга һәм киптерергә кирәк. Эш тизрәк барсын өчен, итне озынча итеп берничә өлешкә бүләргә була, мае булса, аны аерып алырга кирәк. Суны тоз салып кайнатабыз, суынганнан соң дафнә яфрагы салабыз. Итне шул суга салып, ике тәүлеккә суыткычка куеп торабыз. Ике тәүлек узгач итне судан алырга һәм киптерергә кирәк. Тмин, борыч, әнисне бергә төеп, әлеге катнашма белән итне яхшылап ышкыйбыз.  15 минуттан соң ит кисәкләрен берничә кат марляга төрергә, жгут белән тарттырып бәйләргә һәм яхшы җилләтелә торган бүлмәгә элеп куярга кирә
Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм. Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае. Бавырның элпәсен алырга, юып саркытырга, вак кисәкләргә турарга һәм 2 стакан сөткә салып, 2 сәгать тотарга. Иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга, 1 стакан сөт, йомырка, тоз, борыч, он, вак угычтан уылган сарымсак кушып яхшылап болгатырга. Майлы табада бавыр беленнәре пешерергә. Аннары эре угычтан уылган кишер белән ярымбоҗралап туралган суганны бераз кыздырып алырга һәм пешеп беткәнче таба өстен каплап сүрән утта тота
Рахит… Өлкән буын вәкилләре арасында бу авыру турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә менә яшь әниләрнең күбесе әлеге чирдән, Аллага шөкер, хәбәрдар түгел… Шулай булгач, бу теманы нигә күтәрәсең соң, дисезме? Чөнки рахит авыруының төп профилактикасы – Д витамины. Тик ата-аналарның күбесе сабыйларына аны бирүдән баш тарта, яисә инде әлеге витаминның әһәмиятенә әллә ни зур игътибар бирмәү сәбәпле, оныта. Ә чынлыкта исә, бу шактый начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән бит. Әлбәттә, бер генә ананың да яңа туган сабыеның организмын теләсә-нәрсә белән “тутырасы” килми. Әгәр балаң чирләп китсә, кайчакларда теләсәң-теләмәсәң дә дарулар бирергә туры килә бит. Ә менә к
Кышкы чорда бүлмә гөлләре үзләрен начар хис итә. Бу вакытта аларга нык игътибар кирәк. Һаваның коры һәм температураның түбән булуыннан гөлләр сула башлый. Салкыннан ничек сакларга? Ничек кенә тырышмыйк, бүл­мәләрдә кышын тиешле температураны саклап булмый. Ә бүлмә гөлләренә шартлар булмаса, алар авырый башлый. Тәрәзәдән кер­гән сизелер-сизелмәс салкын җил дә гөлләргә зыян китерә. Мондый хәл булмасын дисәк, аларны тәрбияләп, карап торырга кирәк. Гөлләрнең яфраклары салкын тәрәзә пыяласына тиеп торырга тиеш түгел. Бу вакытта яфраклары бөрешә, коела башлый. Әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, җылы ярата торган гөл­ләрне тәрәзә төбеннән алып, яктылык төшә торган башка урынга урнаштырыгыз
Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.  Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.  Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.  Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.  Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.  Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.  Ашның күбеген алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: күбек кире өскә җыелыр.  Берничә төрле балыктан кайнаты
4 кг алманы, 1 кг күрәгәне ит тарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр салып, болгата-болгата 1 сәгатькә якын кайнатасың. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясың. Күрәгә урынына кара җимеш тә кулланырга була. Берәр литр­лы биш банка чыга. Шәһри Казан
Көндәлек куллана торган әйберләрне кайчак гомерлек дип уйлап, нык ялгышабыз. Реклама     Шәһри Казан  
Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән "Венеция" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: 100 г сыер яки тавык ите (колбаса да мөмкин), 150 г сыр, 1 кыяр, 1 кишер, 1 банка кукуруз, 100г майонез. Барлык ингредиентларны озынча итеп турыйбыз да, кукуруз һәм майонез кушып болгатабыз.   Интертат.ру
Беренче ысул. Ул чиста балан согыннан әзерләнә. 1 литр сокка 800 г шикәр комы кушылган катнашманы эмаль табакка салып, ут өстенә куябыз, даими рәвештә болгатып торып, шикәрне эретеп бетерәбез. Сыеклыкны марля аша сөзгәч, 40-50 минут кайнатабыз. Әзер желены кайнар банкаларга тутырып, өстенә тимер капкач ябабыз.  Икенче ысул. Балан җимешләренә кайнар су коеп, биш минут тоткач, дуршлагка салып, суын саркытабыз. Йомшара төшкән җимешләрне тимер иләктән яки дуршлагтан үткәреп, төшеннән арындырабыз. 1:1 нисбәтендә шикәр комы кушып болгаткач, катнашманы банкаларга. https://vk.com/tatarshlari  
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 12
В Республике