Татарча Шоу-Бизнес
Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Казанда узган өстәмә концертында әйтте. “Мин хатын-кыздан башка яши алмыйм. Хатынымны бик яратам. Күптән түгел тормыш иптәшемне үзен генә ял итәргә җибәрдем. Аннан башка бик кыен булды”, - диде Әнвәр Нургалиев. Билгеле булганча, Әнвәр хатыны Ирина белән ике бала үстерә. Әнвәр Нургалиев сәхнәдә үзен бик тыйнак, әдәпле тота. Концертта гаиләсе турында, хатын-кызга хөрмәте турында эчтәлекле сүзләр сөйләде. Җырлары да нигездә мәхәббәт турында. Бу юлы да тамашага билетлар тиз арада сатылып беткән, шуңа күрә декабрьдә Әнвәрнең өченче концерты көтелә икән. Интертат.ру
Соңгы арада Илнар Сәйфиев сәхнәдә бик күренми, тамашачы хәтта борчыла башлады. Җырчының хәлен белеп шалтыратырга булдык. - Хәерле көн! Ни хәлләрегез бар? - Исәнмесез! Бар да яхшы, Аллага шөкер! Балалар күп булгач, алар белән мәш киләм. Ләйсәннең берүзенә генә авыр, ярдәм итешергә кирәк. Үземне декрет ялында дип әйтсәм дә була. Бер баланы үстерүе әллә ни авыр түгел, ә менә берьюлы өчне?! Тамашачы хәтерлидер, ярты ел элек игезәк балаларыбыз туды. 4 яшьлек Ләйләбезнең хәзер Аяз энесе һәм Айзилә сеңлесе бар. Шулар белән уйнап, шаярып, күбрәк вакытны уздырасы килә. Әле кичә “ватрушка” дигән чана алып, рәхәтләнеп шудык. Балакайлар бигрәк тиз үсә бит, шуны күреп калырга иде. Әзрәк үссен
Казандагы берәр урамга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи исеме бирелергә мөмкин. Җырчының иҗатын яратучылар, шуны сорап, интернетта петиция ачкан. Якын арада тамашачылар башкала мэриясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең берсе —  Булат Газизов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде. Булат — Башкортостанның Чакмагыш районы егете. Хәзерге көндә Екатеринбургта юрист булып эшли. Ул кечкенәдән Хәния Фәрхи иҗатын яраткан. ̶  Булат, Казанда Хәния Фәрхи урамын булдыру идеясе ничек барлыкка килде? ̶  Бу идея Хәния апаның тамашачыларыннан еш ишетелде.  Ә интернетта петиция ачу эшен  
Юк, юк! Миңнехановлар бары тик яңа клипларын тәкъдим итә. «Туй җыры» исемле җырга алар шаян видеоклип төшереп, социаль челтәрләрдә бүлеште. //Tatar today//   Җырның авторлары Ильназар һәм Фәнирә Хак Шәйхи. Клипта “BraVo” бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина оештырган туй мәҗлесе күрсәтелә     Татар Тодау
Алсу-Азат Фазлыевларның - "Очам синен янына"исемле җырына төшерелгән клибы дөнья күрде.Клипның сюжеты бик кызыклы    
Моннан берничә ел элек беренче тапкыр гына "Татар жыры"нда катнашкан Фирдүс Тямаев әнисенә 4500 сумга билет сатып алган. "30 ел буе гади сыер савучы булып эшләгән әнигә бу бик зур бүләк булды. Гел әнигә карап җырладым", - дип сөйләде Фирдүс "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә. Исегезгә төшерәбез, быел фестивальгә 18 яшь тулуга багышланган "Татар җыры"нда 25 номинациядә 25 җырчы катнашачак. 16 декабрьдә "Пирамида"да үтәчәк чараны турыдан-туры эфирда TMTV каналы күрсәтәчәк. Матбугат.ру
Популяр артист "Зәңгәр күзләр" җырын башкарачак. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлегә номинант булган Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры" көнне лауреат титулына ия булачак.  Сүз уңаеннан, "Татар җыры" быел 18нче тапкыр оештырыла. 18 яшь. Быелгы масштаблы чараның режиссеры Максим Скалозубов. Фестивальнең бренды, логотибы үзгәргән. Оештыручылар башка сюрпризлар да күп булачак ди. Барыбыз да зарыгып көтеп алган "Татар җыры" 16 декабрьдә Пирамида концертлар залында узачак.     Матбугат.ру
Фирдүс Тямаев инстаграмга "Хатын өйдән куып чыгарды" дип видео урнаштырган.   Мәскәүдән акчаны капчыклап алып кайткандыр инде   Чират җыела хәзер...капкадан да чыга алмыйсың   Кил җаныем. Булган акчаң җитә   Кил үземә, пенсиям җитә,квартирам бар, җырлап кына утырырсың, - дип кызыклы комментарийлар язаганнар видеоны караучылар.    Шулай ук, - Алла сакласын Фирдүс! Тигезлектә, исәнлектә саулыкта, бәхетле матур тормышта яшәргэ язсын! Андый сүзләрне уйнап та әйтергә ярамый!, - дип үз телкәләрен дә җиткергәннәр.   Интертат.ру
Әбри Хәбри башкаруында  "Урталайга бүлдем" җырының   клибын тәкъдим итәбез.  
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча фильм, дөресрәге сериал төшерелгән иде. Халык яраткан әсәре буенча төшерелгән картинаны ябырылып карады. Ә минем тормыштагы Гөлшаһидә белән якыннанрак танышу теләгем туды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Ак чәчәкләр” кинофильмында Гөлшаһидә ролен башкарган актриса Резедә Сәләхова “безнең кунак булды.   – Резеда, ни өчен тормышыңны театр белән бәйләргә булдың?   – 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә булдым. Әти-әни белән киңәшләшкәннән соң, музыкаль белем алуымны дәвам итәр өчен музыка училищесына укырга керергә дигән фикергә килдем. Тик юлымда Татарст
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 26
В Республике