Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары

16.07.2017 20:54 | Файдалы киңәшләр Печать

Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары
  • Җиләкнең вакларына кызыкмагыз, эреләрен күзләгез. Андыйлар чиләкне тиз тутыра;
  • Печән биек үскән җирдә җиләк эрерәк һәм сусыл була. Печәнсез җирдә – алар вак, ташсыман һәм тиз кибүчән. Печәнне кул белән аерып карарга иренмәгез. Башын асылындырган җиләк печән арасына оста кача;
  • Җиләк көтү йөргән җирдә күп үсә. Чөнки малларның тизәге җиләкнең тиз үрчүе һәм җитешүе өчен иң яхшы табигый ашлама;
  • Күзгә күренгән һәрбер җиләккә алданып туктамагыз, иң элек аның күпләп үскән урынын табыгыз, шуннан иркенләп җыярсыз;
  • Җиләкне тауга каршы җыеп менегез. Шулай эшләгәндә ул яхшырак күренә;
  • Җиләк изелмәсен дисәгез - киң аслы савыт кулланыгыз;
  • Аны берәмләп түгел, сыдырып җыегыз. Чүпләрен өйгә кайткач араларсыз;
  • Җиләккә барганда җиңел, ләкин ябык кием киеп барыгыз. Черки-кигәваен мондый җирдә каты тешли;
  •  


Каен җиләгенең хуш исе, авызда эреп китә торган балдай тәменнән тыш, шифасы турында да белә идегезме? Ул - витаминнар чыганагы: күп күләмдә аскорбин кислотасы, каротин, В1,В2,РР витамыннары, пектин һ.б.нарны үзенә туплаган. Каен җиләге:

 

  • Организмны ныгыта, салкын тию, йөрәк авыруларыннан саклый;
  • Чамасын белеп ашаганда бавыр өчен дә файдалы;
  • Кан басымы “уйнаганда”, хәлсезлек, склероз булганда ашарга киңәш ителә;
  • Азканлылык, организмада тимер тозлары җитешмәүдән интексәгез, каен җиләге сезнең өчен менә дигән табигый дару;
  • Җиләкнең согын лосьон итеп бит тиресен чистарту: таплардан, сипкелләрдән, бетчәләрдән арыну өчен, җыерчыкларга каршы да файдаланалар.


Аның составында тимер сливага караганда 2 тапкырга, ә виноград белән чагыштырганда 40 тапкырга артыграк. Кальций күләме буенча да ул җиләк-җимешләр арасында беренче урында тора.


Тик кайбер кешеләргә җиләк, хәттә аның исе дә аллергия бирә, чама хисен югалтмагыз!


Бүген-иртәгә җиләккә чыгарга җыенучылар! Басу-кырларга, каенлыкка бер чыккач, җиләк җыю белән генә чикләнеп калмыйча, тукранбаш, иван чәй, мәтрүшкәләр дә алып кайтыгыз. Аларның хәзер шау чәчәктә утыра торган, җитешкән чагы. Хәзер җыеп, киптереп куйсагыз, соңрак тәмле чәй ясау өчен менә дигән чимал булачак. Чәй әзерләү турында без монда язган идек.


Каен җиләген, файдалы үзлекләрен югалтмасын дисәгез, кышка туңдыргычка катырып куегыз. Әгәр дә варенье ясарга теләсәгез? иң гади ысул мондый: җиләкне чистарткач, блендер ярдәмендә издерәбез һәм шикәр комы белән туглап, савытларга тутырып туңдыргычка куябыз. Бер стакан җиләккә бер стакан шикәр комы исәбеннән әзерлибез.

Икенче рецепт (газ плитәсендә әзерләү өчен):


Җир җиләге (чистартылган ) – 3 кг
Шикәр – 3 кг


Иң элек зур савытка 3 кг җиләгебезне салабыз, аңа 1 кг шикәр комы кушып, 5-6 сәгатькә алып куябыз. Шулай эшләгән вакытта җиләкләрдән сок бүленеп чыга. Кайнатма кайнату өчен әзерләнгән савытыбызны алып, калган 2 кг шикәр комын салабыз да җиләкләрдән бүленеп чыккан сокны өстибез. Табагыбызны газ плитәсенә утыртабыз. Сүрән утка куеп, шикәрнең тулысынча эреп беткәнен көтәбез. Өченче этапта җиләкләрне кушабыз. Барысын бергә тагын 30 минут чамасы кайнатабыз. Кайнатманы кайнар килеш әзер банкаларга тутырабыз.


Юныс Әхмәтҗанов рецепты:


Җир җиләге (чистартылган) – 1кг
Шикәр – 1кг
Су – 1 стакан


Кагыйдә буларак, кайнатма әзерләү шикәр сиробы ясаудан башлана. Шикәргә су салып, эреп беткәнче кайнатырга. Сироп чиста һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Соңрак җиләкләрне сиропка әз-әзләп тиз салырга кирәк. Җиләкләрне салып бетергәч, савытны ут өстеннән алып, җиләкләр сиропка батсын һәм бөтен савытка таралсын өчен селкеткәләргә һәм кабаттан ут өстенә куярга кирәк. 10-15 минуттан соң кайнатма өстенә күбек чыга башлый, аны сак кына тишекле чүмеч белән җыеп торырга кирәк. Күбек чыкмый башлагач, кайнатма әзер санала.

 

Ә киптерелгән җиләк яфракларын чәйгә кушып эчсәң, чәй хуш исле һәм тәмле була.

 

Җиләкле җәйләрегез ямьле булсын!

 

 

Энҗе НОГМАНОВА

Интертат

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике