Татарстанда көннәр суытачак

10.02.2018 20:54 | Язмалар Печать

Татарстанда көннәр суытачак
Татарстанда киләсе ике тәүлектә, 11 һәм 12 февральдә салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
 
Синоптиклар фаразларына караганда, көндез температура -9...-15 градус, төнлә -20, аязганда – 24 градуска кадәр төшәчәк.
 
Шулай ук көнчыгыштан салмак җил, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык.
Чыганак: Татар Информ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить