Үтергеч үләннәр әсирлегендә

17.07.2017 10:37 | Язмалар Печать

Үтергеч үләннәр әсирлегендә

Беркем дә наркоман булып тумый, ләкин адәм баласы уйламаганда наркоманга әйләнә дә куя. Әфьюн югары белемгә дә, матурга да, саулык-сәламәтлеккә дә, бай-ярлыга да карамый, теләсә кемне упкынга тартып төшерергә мөмкин. Ә аннан ычкынулары...Наркоман үзе генә түгел, гаиләсе, якыннары, балалары да җәфа чигә. Наркоман гаиләдәгеләрне тулысы белән үзенең мәнфәгатьләренә, прблемаларына бәйләп куя.

Район үзәк хастаханәсе наркологы Әсгать Ихсанов әйтүенчә, организмның һәр күзәнәге шул каһәрне сорый башлый. Аеруча яшьләр һәм яшүсмерләр арасында киң таралган тарту катнашмасы – спайс тартып караган кешегә көне-сәгате белән ярдәм кирәк. Бүген хокук сакчылары: “ Кытайдан наркотиклар агымын туктаттык”, - дип тынычландырсалар да, хәзер спайсны стена аркылы гына яшәүче күршең дә кайнатып ятарга мөмкин.Бу эшкә аеруча химия белән бәйле факультетларда белем алучы студентлар һәвәс икән. Спайсның бер төрен тыялар, икенчесе барлыкка килә. Ул, чыннан да, көчле синтетик наркотик. Икенче төрле әйткәндә, агу. Тикмәгә генә аны хамелеон белән чагыштырмыйлар. Әлеге афәтне сагыз итеп тә сатарга мөмкиннәр.

-Наркоманнарның 60 проценты – 16-30 яшьлекләр. Иң аянычлысы шул наркотик кулланучыларның 20 проценты - мәктәп укучылары. Яшьләр: “Наркотикны яки спайсны бер мәртәбә татып карыйм да, туктыйм”, - дип уйлап, нык ялгыша. Туктап булмаячак, алда айлар буенча каты сызлану һәм ахыр чиктә үлем көтә. Кеше 30 яшьтән соң наркотикларның рәхәтлек бирүче әйбер түгел, инде газаплы үлем икәнлеген аңлый, – дип кисәтә район наркологы Әсгать Ихсанов.

Наркотиклар афәте һәр гаиләнең ишеген шакырга мөмкин. Шунлыктан, җәмәгатьчелекнең дә уяу булуы, балаларны наркотик кулланудан саклау зарур. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч” телефоны: 8(843) 291-20-02; 02 һәм Бердәм коткару хезмәте.

Наркомания темасын чагылдыруга алынганда, кайчандыр әлеге афәт белән чирләгән яшьлек дустым Альбертның: ”Чирли күрмә, сәламәт бул!” – дигән сүзләре искә төшә. Казан дәүләт университетының иң дәрәҗәле факультетларының берсендә белем алучы сабакташым әлеге афәтне, үзе генә “экстаз”га кереп карамыйча, башкаларга да сатарга керешкән. Нәтиҗәдә, аңа уку белән хушлашырга, берничә ел төрмәдә баланда суы белән тукланырга туры килде. Өстәвенә, яшьли сөйгән яры Гөлнарасын, улы Сәетне, булган мал-мөлкәтен дә югалтты. Төрмәдән чыгып, дәвалану курслары узып, яңадан гадәти тормышка кире кайтуы җиңел бирелмәгәндер аңа. Әмма ул әлеге афәтне җиңде кебек. Яшәү урынын алыштырды, яңадан гаилә корды. “Бүген минем барысы да әйбәт”, - дигән иде ул соңгы очрашуда. Аның өчен нык сөендем-сөенүен. Әмма “бывших наркоманов не бывает” гыйбәрәсе ныклап тынычланырга ирек бирми. Чөнки наркомания ул хроник чир. Бу чиргә белгечләрнең фикере уртак: хроник икән, аны ахыргача дәвалап булмый. Аны фәкать туктатып, “тәртәсеннән” чыгармыйча гына тотарга мөмкин. Комплекслы дәва алган наркоманнарның кайберсе унышар ел наркотик кулланмаска мөмкин. Шулай да чирнең кире кайтып, көчәю ихтималы зур. Шул мизгелдә туктату чарасын күрәсең икән, нигезеңә шакыган олы хәсрәттән котылдым дип исәплә. Юк икән, ни буласын аңлавы кыен түгел.

Татарстанда быелның 1 апреленә 9432 кешенең “наркомания” диагнозы белән диспансер исәптә торуы мәгълүм. 2012нче елдан башлап, наркотикларга бәйле җинаятьләр кимүе күзәтелгән иде. Ләкин быел узган елгыга караганда наркотикларга бәйле җинаятьләр саны бермә-бер арткан.

Шунысы аянычлы, мәгълүматларга караганда, наркотик кулланучыларның 70 проценты – балалар һәм яшүсмерләр. Наркомания яшәрә. Район полиция бүлеге җинаятьләрне ачу бүлегенең оператив хезмәткәре, полиция майоры Илшат Зинәтуллин әйтүенчә, узган гасырның 90нчы еллары, 2000нче еллар белән чагыштырганда, авыл җирлегендә наркотик кулланучылар сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Ул чорда исәптә торганнарның күбесе инде вафат. Шулай да бүген шәһәр җирлегендә белем алучы студентлар, эшче яшьләр ата-аналар тарафыннан ныклы күзәтү, контроль астында булырга тиеш. Әгәр балагыз сезнең контрольне авыр кабул итә, каршылык күрсәтә, читләшә башлый икән, монда инде борчылырлык җирлек бар. Шик туган очракта ата-ана үзен ничек тотарга тиеш соң? Иң мөһиме - паникага бирелмәскә кирәк. Үзара элемтәне җайга сала алмасагыз, ул ышана, хөрмәт итә торган туганнарыгызга яки психологка мөрәҗәгать итегез. Болар да ярдәм итмәсә, табибка яки наркодиспансерга алып барырга кирәк. Биредә соңгы нәтиҗә билгеле булачак.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
Кто предпочитает вести накопления в НПФ
На примере «Национального НПФ» рассмотрим профиль человека, выбирающего долгосрочные накопления.
10:00 19.10.2017
7 документов, которые убьют бизнес
Владимир Туров расскажет бизнесменам, как жить в соответствии с новыми законами, как легально снизить налоги, защитить бизнес и личное имущество.
09:00 19.10.2017
Предложения экспертов решат задачи Федеральной программы развития образования на 2016 – 2020 гг.
Наиболее актуальные вопросы внедрения инноваций в области закупочной деятельности будут направлены и на решение задач ФЦП развития образования.
08:30 19.10.2017
Взыскать любой ценой: № 266-ФЗ расширил полномочия налоговиков
На семинарах «Легализация: как снизить налоги законно и безопасно» Владимир Туров расскажет бизнесменам, как законно снизить налоги.
18:00 18.10.2017