"Яшел почмак" фотоконкурсы. Фотоларга тавыш бирү

20.04.2017 10:21 | Фотоконкурслар Печать

"Яшел почмак" фотоконкурсы. Фотоларга тавыш бирү

Хөрмәтле дуслар, әлеге биттә "Яшел почмак" фотоконкурсына килгән гөлләр өчен тавыш бирү бара.

Тавыш бирү 20 апрель көнне башланып китте һәм 1 июнь көнне иртәнге сәгать җидедә тәмамланачак.

Конкурста катнашырга теләгегез булса, сез фотоларны беренче майга кадәр безнең Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтыбызга өегездәге бүлмә гөлләрен фотога төшереп җибәрә аласыз.

Конкурс шартлары буенча, берничә гөлдән торган композиция фотолары кабул ителә. Гөлләр чәчәк аткан булырга, матур яфраклы булырга, түшәмгә кадәр җиткән булырга яки кыска булырга мөмкин.

Әгәр дә берәр конкурсантның фотоларга накрутка ярдәмендә тавыш җыйганын ачыкласак, ул алга таба әлеге конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Тавыш бирү кагыйдәләренә килсәк, бер кеше тәүлегенә бер фотога тавыш бирә ала.

Конкурска нәтиҗәләр 1 июнь көнне ясалачак һәм тавыш бирү нәтиҗәләренә карап өч җиңүче ачыкланачак. Җиңүчеләрне Дипломнар һәм истәлек бүләкләре көтә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике