"Мисс Чыгарылыш сыйныф укучысы-2017" фотоконурсы. Фотоларга тавыш бирү

29.05.2017 15:58 | Фотоконкурслар Печать

"Мисс Чыгарылыш сыйныф укучысы-2017" фотоконурсы. Фотоларга тавыш бирү

Хөрмәтле дуслар, сайтыбызда яңа фотоконкурс башланып китте.

Яңа фотоконкурсыбыз “Мисс Чыгарылыш сыйныф укучысы-2017” ("Мисс Выпускница-2017") дип атала.

Конкурс шартлары буенча, 2017 елда 4, 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаган кызлар фотолары кабул ителә.  Фотографияне конкурска катнашучы кыз үзе, яки аның рөхсәте белән якыннары җибәрә ала. Фотода кызлар мәктәп формасыннан яки озын итәкле күлмәктән була ала, чалбар, кыска итәк киеп, футболка белән, кендек күрсәтеп төшкән фотолар конкурска кабул ителми.

Бәйге 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, һәр номинациядән берәр җиңүче ачыкланачак һәм алар “ТеләчеИнформ” мәгълүмат үзәгеннән Диплом һәм бүләккә ия булачак.

Конкурс барышында накрутка ясау тыелган, хәрәм юл белән тавыш җыючылар бик тиз ачыкланачак һәм конкурста катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

Фотоларны 15 июньгә кадәр кабул итәбез. Фотоларны безнең Вконтакте социаль челтәрендәге аккаунтыбызга җибәрә аласыз

Бәйге бик кызыклы булырга ошаган, кызлар, актив катнашырга чакырып калабыз!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике