Новости со всего света
Яңа кагыйдәләр шиплы шиналар, автомобиль оптикасы һәм пыяла чистарткычтан файдалану кагыйдәләренә кагыла. 2018 елның 22 февраленнән Хөкүмәтнең транспорт чараларын техник тикшерү узу (техосмотр) кагыйдәләрен катгыйландыра торган 148 нче карары үз көченә керде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Аның нигезендә, руль көчәйткечендә кимчелекләре булган автомобильдә йөрү тыела. Яңа кагыйдәләр фараларга үтә күренмәле яки төсле оптик детальләр урнаштырырга рөхсәт итми. Пыяла чистарткыч һәм юдыргычларны сүтеп алырга ярамый. Кагыйдәләрнең элеккеге вариантында эшли торган бер «дворник» һәм пыяла чистарткыч белән йөрергә рөхсәт ителә иде. Ут сүндергеч һәм авария очрагында туктау билгесеннән тыш,
Республикада сөт җитештерү буенча артта сөйрәлүче районнар билгеле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте. “Бүген кызганычка, шактый гына районнарда, сөт җитештерү узган елга караганда ким. Узган ел сөтне азрак җитештерә торган 4 кенә район бар иде. Быел болар 10ау, – ди министр урынбасары. “Кара исемлек”тә Буа, Тукай, Апас, Чистай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Менделеевск районнары. “Әмма сөт бәясе төшүдән сөт саву күләмен һич кенә дә киметергә ярамый. Базарны бер югалттың икән, анда башка кеше килеп керә. Әйтик, сөтнең бәясе ким дигән сәбәп белән, үзеңнең урынны кешегә б
Татарстан автомобилистларыннан, машиналарын газон, яки балалар мәйданчыкларында калдырганнары өчен, кабат штраф түләтәчәкләр. 20 февральдә бу кагыйдәләрне Татарстан депутатлары Дәүләт советы кабул итте. Штрафны шәһәр администрациясе чиновниклары яза алачак. Кагыйдә бозу түбәндегеләргә карый: — газон, — балалар мәйданчыклары, — спорт мәйданчыклары, — йорт хайваннарын йөртә торган мәйданчыклар, — йорт янында урнашкан махсуслаштырылган мәйданчыклар (хозяйсвенные  плоәадки, располоңенные на придомовой территории). — Яңа закон доньякүләм футбол Чемпионаты алдыннан Татарстан автомобилистларының менталитетын үзгәртергә тиеш, — дип, саный парламент җитә
Кичә Чистай районы Чистай Выселкасы авылында 1959 елгы ир-ат һәм аның 1981 елгы үги улы ис тиеп агуланып үлгән. Йорт хуҗасының хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра. Йорт хуҗасы агуланганчы күпмедер вакыт алданрак, өйдәге температураны арттыру максатыннан, газ казанынннан һава йөрүче торбаны аерган дип фаразлана. Газ хезмәте вәкилләре ирнең куркынычсызлык нормаларын бозуы турында кисәтеп торган, тик ир-ат аларга колак салмаган. Фаҗигагә кадәр ир белән хатын янына уллары килә һәм ир-атлар спиртлы эчемлекләр куллана башлый. Ата-анасы һәм абыйсының шалтыратуларга җавап бирмәве
Казанда «зебра»да җәяу йөрүчеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрен фото- һәм видеога төшерүче камера куелды . //mail.ru//   Камера КГЭУ каршындага Декабристлар һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан. Әлеге вакытта камера тест режимында эшли, шуңа күрә штрафларны вакытлыча язмый. Тест режимын үтүгә, камера тулаем эшли башлаячак. Госавтоинспекция әлегә төгәл датаны әйтә алмый. Чыганак: Татар Тодау
Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Бу турыда RT хәбәр итте. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алган иде. Моңа кадәр Заһитова ирекле программада беренче булды. Аның бу җиңүе Россия командасына көмеш медаль яуларга ярдәм итте.   Чыганак: Татар Информ
Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.  Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча пенсияләре уртача 355 сумга артып, 12 688 сумга җитәчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган туендыручысын югалткан хәрби хезмәткәрләр гаиләсенең уртача пенсия күләме 303 сумга артачак һәм нәтиҗәдә 10 746 сум булачак. Хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә һәм Бө
«Союз МС-07» космик корабы командиры Антон Шкаплеров «Ак Барс» хоккей клубы әләмен космоска алып китте. Бу хакта Казан командасының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Халыкара космик станциягә чираттагы экспедиция 2017 елның 17 декабрендә старт алды. Ак барс сурәте төшерелгән байрак Җир орбитасына Халыкара космик станциянең 55 нче экспедициясендә катнашучылар белән бергә юл тотты.   Чыганак: Татар Информ
Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар. Әлеге видеоны Настя үлеменә берничә сәгать кала яздырган. Аны ул махсус инстаграм өчен төшерә. Аннары үзенең үги сеңлесе белән соңгы каттан аска сикерә. Кызлар һәлак була. Кайбер версияләр буенча, кызлар мондый карарга әниләре белән сүзләшкәннән соң килә. Маша бер егет белән очраша башлаганы ачыклангач, әнисе аны каты орыша. Гинекологка алып бару белән дә куркыткан, диючеләр бар. Ә Настя сеңлесен бу уйдан кире кайтару урынына, иптәшкә сикерергә тәкъдим итә. Үлем алдыннан үз
Сочи кешесе якыннарының тормышын өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. Полиция хезмәткәрләренең берсе “киллер” ролен алган. Гаепләнүче аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан. 26 гыйнварда егет әлеге эшне башкарачак кеше белән кабат очрашкан. “Ялланучы” аңа гаиләсенең үтерелгәнлеге турында дәлилләр алып килгән. Түләүнең калганын фатирны саткач бирәчәге турында язу алган. Шикләнелүчене акчаның беренче өлешен
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>
Страница 1 из 249
В Республике