Район сәнгать мәктәбе директоры Галимҗанова Наилә Камил кызын юбилее белән тәбриклибез!

09.02.2018 14:47 | Котлыйбыз Печать

Район сәнгать мәктәбе директоры Галимҗанова Наилә Камил кызын юбилее белән тәбриклибез!

Хөрмәтле Наилә Камилевна! Сез үз эшегезнең чын остасы, хезмәтегез белән балаларны матурлыкны күрергә өйрәтүче, яшь буында рухи камиллек тәрбияләүче тынгысыз белгеч. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сез йөрәгендә һәрвакытта да изгелеккә һәм мәхәббәткә урын бирелгән хатын-кыз заты булдыгыз һәм булып каласыз. Якыннарыгызны һәм безне – хезмәттәшләрегезне шатландырып, озак һәм бәхетле яшәгез. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш телибез.

Тулы тормыш белән яшисез Сез,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет, шатлык, бары тик тазалык

Юлдаш булсын Сезгә гомергә.

Ихтирам белән Теләче сәнгать мәктәбе коллективы.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике