Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче ЗАКИРОВ ХӘЙДӘР ХӘЕРЕТДИН УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!

17.01.2018 08:25 | Котлыйбыз Печать

Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче ЗАКИРОВ ХӘЙДӘР ХӘЕРЕТДИН УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!

15 гыйнвар көнне Кече Кибәхуҗа авылында яшәүче иң яраткан газиз кешебез Закиров Хәйдәр Хәеретдин улына 80 яшь тулды

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Котлы булсын юбилеең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән әниебез Әкълимә, балаларың Дамир, Фәнил, киленнәрең Гөлназ, Дания, оныкларың Гөлшат, Данияр, Фәннүр, Фирзәр.

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике