Теләчедә яшәүче АСАДУЛЛИН ӘНВӘР ӘСӘТ УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!!

02.02.2018 10:29 | Котлыйбыз Печать

Теләчедә яшәүче  АСАДУЛЛИН ӘНВӘР ӘСӘТ УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!!

Теләче авылында яшәүче Асадуллин Әнвәр Әсәт улының 2 февраль көнне 80 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләр, күңелдәге кайнар хисләр аша сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Алдагы гомер юлларыңда без – балаларыңның игелеген күреп, җан җылысын тоеп, әниебез белән иңне-иңгә куеп, күңел тынычлыгы белән шатлык-куанычта, тигез мул тормышта яшәргә язсын Ходай.

Сине котлап кышкы җилләр исә,

Күктән котлап энҗе сибелә.

Гомер дулкыннары 80 яшькә

Китереп җиткерделәр сине дә.

Шушы көнең белән тәбрик итеп,

Ак теләкләр сиңа телибез.

Үткәннәре инде шаулап узган,

Алда булсын тыныч көн дибез.

Иң изге теләкләр белән әниебез Мазлума, балаларың Илсур – Лилия, Эльмира –Александр һәм барлык оныкларың.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике