Айдар авылында яшәүче ШӘВӘЛИЕВ ИЛНУР КАНИФ УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!

02.02.2018 11:48 | Котлыйбыз Печать

Айдар авылында яшәүче ШӘВӘЛИЕВ ИЛНУР КАНИФ УЛЫН юбилее белән тәбриклибез!

4 февральдә Айдар авылында яшәүче Шәвәлиев Илнур Каниф улының 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Балаларыбызның игелекләрен күреп, безгә ныклы терәк булып, тигезлектә озын-озак яшәргә язсын.

Сандугачлар моңы яңгырасын

Шау-чәчәкле күңел бакчаңда.

Бергә булыйк, гомер көзе килеп,

Ишекләрне каерып ачканда.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың, балаларың исеменнән тормыш иптәшең Лилия.

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике