1 майда Төрек-Тәмте авылында яшәүче Исмәгыйлева Миннебикә Сәләхи кызына 90 яшь тула

Кадерле әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Син безнең өчен олы таяныч, зур тормыш үрнәге, ышанычлы кешебез булып яшисең. Тормышның әчесен-төчесен, авырлыкларын күреп, сынмыйча-сыгылмыйча яшәвең белән безгә зур сабырлык үрнәге булып торасың. Сиңа барысы өчен дә зур рәхмәт, әбиебез! Туган нигезебез синең белән матур, син булганга җылы һәм якын. Синең шатлык-куанычлы көннәрең күп булуын, сау-сәламәт булып, безне сөендереп яшәвеңне телибез.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Сине яратып, барлык балаларың, онык-оныкчыкларың исеменнән оныкларың Гөлназ – Фиданур, оныкчыкларың Амирхан, Айсылу.
Нет комментариев