Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

1 октябрь көнне Олы Тиләҗе авылында яшәүче ХӘЙРУЛЛИНА МАРСИЛӘ МИҢНӘХМӘТ КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее!

01 октября 2021, 05:55

613

0

0

1 октябрь көнне Олы Тиләҗе авылында яшәүче ХӘЙРУЛЛИНА МАРСИЛӘ МИҢНӘХМӘТ КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее!

Кадерлебез! Әлеге истәлекле бәйрәм көнендә сиңа булган ихлас теләкләребезне кабул итеп ал. Бу дөньяның көнен яктыртырга кояш ничек кирәк булса, син дә безгә тормышыбызга нур сибүче, күңелебезне җылытучы кояшыбыз, бик кирәк! Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерлеләрдән кадерле син. Безнең өчен тормыш өлгесе, яшәү яме син, Әни! Киләчәктә дә үзеңдә булган әлеге изге сыйфатларыңны югалтма. Кадерле әтиебез белән без, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, саулыксәламәтлектә озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түребездән чыккан ихлас теләгебезне бәхет сүзе берләштерсен! Чөнки адәм баласын тормыш дулкынында тирбәтүче, аны биек үрләргә алып менүче, яшәү көче бирүче тылсымлы бу сүздә бөтен теләкләребез берләшә. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә сиңа кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьләрсез, шатлык-куанычларга үрелгән бәхетле көннәр насыйп булсын!

Син бит безне өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

Гомерең матур үтсен, әни, бәгъребез,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Ринат, улың Айрат, киленең Алсу, оныкларың Адилә, Тимерхан.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев