Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

10 февральдә Шәтке урта мәктәбе директоры Ибушев Александр Алексеевичка 70 яшь тула.

10 февраля 2022, 08:17

656

0

0

10 февральдә Шәтке урта мәктәбе директоры Ибушев Александр Алексеевичка 70 яшь тула.

Хөрмәтле Александр Алексеевич! Без Сезне, киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәлатле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән авыл халкының хөрмәтен яулаган шәхес. Ветераннар хәрәкәтенең актив җитәкчесе. Бүгенге көндә Шәтке мәктәбенең ирешкән уңышлары - Сезнең тырышлык нәтижәсе ул. Юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, сабыр булып калыгыз. Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек игелекле, изге эшләр белән тулып торсын. Сезгә сәламәтлек, гаилә тигезлеге, хезмәт уңышлары, тормыш авырлыкларын җиңәргә  көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез.   

Тормыш йөген иңнәреңә салып

Үргә менә ирнең асылы.

Андыйларның максатлары зурдан

Җиңә алар буран давылны.

Ил улына әйләнә дә шәхес

Ил хөрмәтен күрә хезмәттә.

Яшәгез сез ир асылы булып,

Гомерегез үтсен хөрмәттә.

Ихтирам белән, Теләче районы  ветераннар оешмасы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев