Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

10 июнь көнне Теләче авылында яшәүче ХӘМИТ ГАБДЕЛХАЙ УЛЫ ХӘКИМОВның гомер бәйрәме

10 июня 2022, 09:18

1480

0

1

10 июнь көнне Теләче авылында яшәүче ХӘМИТ ГАБДЕЛХАЙ УЛЫ ХӘКИМОВның гомер бәйрәме

Хөрмәтле Хәмит Габделхаевич! Сезне чын күңелебездән олугъ юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Без сезне хезмәт учагында туктаусыз кайнап, һәрвакыт алга, яңалыкка омтылып яши торган гадел, кешелекле җитәкче буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Сез коллективыбызда оста оештыручы, заман белән бергә атлаучы алдынгы карашлы, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торучы шәхес. Без Сезнең район халкы алдында зур абруй казана алуыгыз белән ихлас горурланабыз. Сезгә киләчәктә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, хәләл җефетегез Фәния ханым белән, балалар һәм оныклар куанычы кичереп яшәвегезне телибез.

Без телибез Сезгә зур бәхетләр,

Күтәренке булсын күңелегез.

Матур яшәгез, картаюны белмәгез,

Гел шатлыктан торсын гомерегез.

Туар таңнар өметләрдән торсын,

Бәрәкәтле булсын елларыгыз.

Гомерегез Сезнең озын булсын,

Якты булсын тормыш юлларыгыз.

 

Иң изге теләкләр белән җаваплылыгы чикләнгән “Спецсельстрой” төзелеш оешмасы хезмәт коллективы.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев