Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

10 март көнне Теләче авылында яшәүче кадерле кешебез НИЗАМЕТДИНОВ РАЛИФ ХӘНИФ УЛЫның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее!

10 марта 2020, 07:45

577

0

0

10 март көнне Теләче авылында яшәүче кадерле кешебез НИЗАМЕТДИНОВ РАЛИФ ХӘНИФ УЛЫның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее!

Әти булган өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк. Без, ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Әтиебез безнең өчен һәръяклап яшәү үрнәге. Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгың белән күпләрнең ихирамын яулаган олы җанлы әтиебез! Сине ихластан олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез! Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа! Безнең шатлыкларга куанып, әни белән тигез гомер кичерегез.

Без бурычлы, әти, синең алда,
Бар җылыңны безгә бирәсең.
Көчле рухыңны сындырмыйча,
Гомер көзләреңә керәсең.
Туган якның кырларыдай иркен,
Әтиебез, синең күңелең.
Шатлык-куанычта һәм бәхеттә
Үтсен синең бөтен гомерең!

Иң изге теләкләр белән әбиебез Сәүдә, тормыш иптәшең, әниебез Вәсилә, кызың Эльмира, киявең Руслан, улың Ильмир, киленең Алсу, оныкларың Азалия, Асель.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев