Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

20 апрель көнне Шәтке авылында яшәүче ХАКИМОВ МИНЛЕГАРИФ КАСЫЙМ УЛЫның 70 яшьлек юбилее

20 апреля 2019, 07:47

984

0

2

20 апрель көнне Шәтке авылында яшәүче ХАКИМОВ МИНЛЕГАРИФ КАСЫЙМ УЛЫның 70 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа кояш нурларының җылысын, таң җилләренең назлысын, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез. Киң күңелле, ачык йөзле, көчле рухлы, кешелекле, юмарт, мәрхәмәтле, ярдәмчел, олы йөрәкле, кадерледән-кадерле син. Янәшәбездә җил-яңгырдан саклап яшәүче якын кешебез булганга язмышка мең рәхмәтле без. Әниебез белән тигезлектә, саулыкта, муллыкта, туганнарыгызның ихтирамын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Юлыбызга маяк булып тора, Туры сүзең, зирәк акылың. Гомер юлыбызда безнең өчен, Якты өмет булып балкыйсың. Яшәү шатлыгы син безнең өчен, Яхшылыгың белән үрнәк син. Авыр чакта сиңа таянабыз, Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең, балаларың, киявең, киленең, оныконыкчыкларың, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев