Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

25 апрель көнне Теләче авылында яшәүче ХӘМЗӘ ХӘНИП УЛЫ АХВАРОВның 60 яшьлек юбилее!

26 апреля 2021, 10:07

540

0

0

25 апрель көнне Теләче авылында яшәүче ХӘМЗӘ ХӘНИП УЛЫ АХВАРОВның 60 яшьлек юбилее!

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, саусәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәштуганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит!

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Дания, улларың Алмаз, Нияз, киленең Алина, оныкларың Амиль, Азамат, Әхмәд.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев