Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

25 мартта Урта Мишә авылында яшәүче Сагдиева Флера Нурмехәммәт кызының 80 яшьлек юбилее

25 марта 2022, 08:31

904

0

1

25 мартта Урта Мишә авылында яшәүче Сагдиева Флера Нурмехәммәт кызының 80 яшьлек юбилее

Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әниебез! Сине чын йөрәктән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Алга таба да тормыш юлында һәрчак маяк булып, безне җылытып яшә.

Өебезнең яме бит син безнең,

Ә тормышта олы бер терәк.

Озак яшә әле, сәламәт бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Кадер-хөрмәт, изгелекләр күреп,

Яшә әле, бездән шул теләк.

Иң изге теләкләр белән улларың Фидәил, Фәнүс, киленнәрең Филүзә, Энҗе, Фирдәвес, кызың Фаягөл, киявең Расил, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев