Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

28 июль көнне Теләче авылында яшәүче ГАЛИУЛЛИН ИРЕК ИЛГИЗ УЛЫна 55 яшь тула

28 июля 2022, 12:38

910

0

0

28 июль көнне Теләче авылында яшәүче ГАЛИУЛЛИН ИРЕК ИЛГИЗ УЛЫна 55 яшь тула

Кадерлебез Ирек! Юбилеең уңаеннан күңелебездә булган иң ихлас теләкләрне кабул ит. Батыр йөрәкле, кешелекле, киң күңелле, гаять тырыш, чиксез мәрхәмәт иясе бит син. Ярдәмгә мохтаҗларга терәк булу, яраткан хезмәтеңә чын күңелдән бирелгәнлек, таләпчәнлек һәм башка бик күп матур сыйфатларың белән ихтирам яуладың. Син – нәселебез өлгесе. Ике бишле – бу синең тормыштагы уңышларыңа да билге. Ирек! Сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Авыр, ләкин игелекле хезмәтеңдә зур уңышлар яулап, балаларыңнан чиксез кадер-хөрмәт күреп, тигез гаилә учагы җылысында якыннарыңның, туганнарыңның кайгыртучан мөгамәләсен тоеп, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын. Баскан җирең гел нык булсын, яшәү дәртең ташып торсын, пар канатың каерылмасын. Бүген синең олы юбилеең, Үткән гомерең ала зур бәя. Яхшы билге куя тормыш үзе, Хөрмәтебез сиңа күбәя. Иң изге теләкләр белән әтиең, барлык туганнарың исеменнән апаң Әлфинур.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X