Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

30 нчы гыйнвар көнне Шәтке авылында яшәүче МӘҮЛИЕВА ФИРДАНИЯ ДӘРВИЯН КЫЗЫның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее булып үтте.

01 февраля 2022, 20:30

552

0

0

30 нчы гыйнвар көнне Шәтке авылында яшәүче  МӘҮЛИЕВА ФИРДАНИЯ ДӘРВИЯН КЫЗЫның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее булып үтте.

Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, алдагы гомер юлыңны балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп үткәрергә Ходай насыйп итсен сиңа.Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың. Безнең өчен һәрчак шулай кадерле әни, акыллы хатын, үрнәк апа һәм сеңел булып, төпле киңәшләрең, ягымлы йөзләрең белән сөендереп, бәхеткә-шатлыкка күмелеп, әле бик күп еллар гомер ит, кадерлеләрдән–кадерле кешебез безнең.

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып килә Сине тәбрик итәсе.

Килә Сиңа бәхет кенә теләп, матур сүзләр генә әйтәсе.

Гомер юлың сикәлтәсез булсын, озата барсын аны тигезлек.

Күңелеңә җылы биреп торсын балалардан күчкән игелек.

Сабыр да син, гади, кешелекле, кылган эшең – бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен синең көннәр, бәхетләрең булсын гомерлек.

Юлларыңда киртә очраса да, тирән упкыннарга юлыкма.

Һәрчак Сиңа ярдәмгә килерлек Якыннарың барын онытма.

Сиңа бары тик бәхет һәм сөенечләр генә юлдаш булуын теләп калучы: тормыш иптәшең Рәфис; кызларың - Алинә, Эльвира; улың Данир; кияүләрең – Альмир, Ислам; оныкларың – Аяз, Ибраһим. Бу изге теләкләргә кадерле Дәү әниебез, апаларыбыз - Рәзинә, Рузалия, Рәзифә гаиләләре дә кушыла

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X