Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

5 июнь көнне Комаровка авылында яшәүче кадерле әниебез – ХАМИТОВА МӘРГҮБӘ ФӘРХУЛЛА КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее.

05 июня 2020, 10:13

754

0

0

5 июнь көнне Комаровка авылында яшәүче кадерле әниебез – ХАМИТОВА МӘРГҮБӘ ФӘРХУЛЛА КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее.

5 июнь көнне Комаровка авылында яшәүче кадерле әниебез – ХАМИТОВА
МӘРГҮБӘ ФӘРХУЛЛА КЫЗЫның 60 яшьлек юбилее.

Котлыйбыз!
Әни, чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Аллахы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек,
кайгы-хәсрәтсез озын гомер бирсен! Синдәй ке- шелекле, сабыр, кече күңелле, ярдәмчел, бала
җанлы әниебез булуы белән нык горурланабыз.
Авырлыклар килсә, иң беренче ярдәмгә ашыгу- чы – син, әни, туганнарны, күршеләрне көләч
йөз белән каршы алучы, “балаларым”, “оныкла- рым” дип өзелеп көтеп, каршы алучы – син, әни,
ару-талуны белмәс, киң күңелле, гади, тырыш
газизебез син.
Тормышта безгә үрнәк булуың өчен, чын хатынкыз, әни була белүең өчен, әтигә терәк, якын
киңәшчесе, сердәшчесе булганың өчен мең
рәхмәт сиңа, әни.
Алдагы тормышыңда да Аллахы Тәгалә әтиебез
белән бүгенгедәй тигез, күркәм пар канат бу- лып, балалар, оныклар куанычын күреп, кадерхөрмәттә, тыныч, имин, мул тормышта яшәргә
язсын сиңа.
Гомер бүләк иткән әнкәй, бәгърем,
Җил-давылдан саклап үстергән,
Тормыш сукмагында адашма дип,
Изге теләкләрен теләгән!!!
Кояш нурларына тиңләр идем,
Әниемнең җылы карашын
Беркем шулай назлап сөя белми,
Ана сөйгән кебек баласын!!!
Ничек кенә тырышып түләсәк тә,
Без аларга мәңге бурычлы,
Ничек кенә түләп бетерәсе,
Әнкәйләргә булган бурычны!!!

Иң изге теләкләр белән балаларың Нияз –
Алинә, Ленар – Гөлназ, оныкларың Сәфидә, Рәминә, Мәрьям. Бу теләкләргә әтиебез Фәнис тә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев