Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

6 февраль көнне Үзәк бистәсендә яшәүче әтиебез ХӘЛИЛОВ БАРЫЙ ХӘЛИЛ УЛЫның гомер бәйрәме , 80 яшьлек олугъ юбилее.

08 февраля 2021, 13:16

515

0

0

6 февраль көнне Үзәк бистәсендә яшәүче әтиебез ХӘЛИЛОВ БАРЫЙ ХӘЛИЛ УЛЫның гомер бәйрәме , 80 яшьлек олугъ юбилее.

Әтиебез Шәтке авылының саф һавасын су- лап, челтерәп аккан чишмә суларын эчеп үсә. . Үткәннәргә борылып карасак, аның хезмәт ста- жы 38 ел тәшкил итә. Шуның 26 елын хокук са- клау өлкәсенә багышлый ул. СССР Эчке эшләр министрлыгының хезмәт ветераны, бик күп Мак- тау грамотлары, медальләр иясе. Әтиебез электән рәсем ясарга, авыл сәхнәсендә спектакльләрдә кат- нашырга ярата иде. Үзебез инде күптән әти-әниләр булсак та, әтиебез янында без һаман да бала. Аның көр күңеле, тор- мышка гашыйк булуы, безгә дә яшәргә көч бирә. Төпле киңәшләрен, “балам” дип дәшүләрен ишетү үзе бер рәхәт!

Әти, без сиңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычларга бай көннәр телибез. . Тагын бик күп юбилейларны бергә каршы алырга язсын!

 

Әти, без сиңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, иминлек, шатлык-куанычларга бай көннәр телибез. . Тагын бик күп юбилейларны бергә каршы алырга язсын!

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнең дә .

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Сине яратып кызларың Зөлфия , Әлфия , Әнисә, кияүләрең Юра, Рашад, Илдар, алты оныгың, биш оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X