Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

9 апрель көнне Теләче авылында яшәүче ТАҖИЕВА КЛАРА ДМИТРИЕВНАның юбилее!

09 апреля 2021, 08:03

607

0

0

9 апрель көнне Теләче авылында яшәүче ТАҖИЕВА КЛАРА ДМИТРИЕВНАның юбилее!

Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән юбилеең - 60 яшь тулган көнең белән котлыйбыз. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып кал. Яшәү дәфтәреңә озын, тыныч гомер язылсын, теләгән теләкләрең кабул булсын! Сау-сәламәт булып, якыннарың янәшәсендә аларга кирәк hәм терәк булып яшәргә язсын!

60 яшь ул гомер чиге түгел,

Әле алда – таңнар, офыклар;

Алда көтә әле зур планнар,

Үстерәсе нәни оныклар.

Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше үзе ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, якыннарыңа да өлеш чыгардың. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, өең шулай элеккечә нурга чумсын. Иң изге теләкләр белән сине яратып Илгизәр hәм кызың Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев