Иске Карабаян авылында яшәүче НАРОЧНИН РОМАН СТЕПАНОВИЧка 70 яшь тула

7 октябрь көнне Иске Карабаян авылында яшәүче әтиебез НАРОЧНИН РОМАН СТЕПАНОВИЧка 70 яшь тула
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән матур юбилеең белән кот- лыйбыз. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, сакла- учыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып,озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктысын, җан җылысын тоеп, тыныч- лыкта, муллыкта, саулыкта озын-озак еллар яшәвегезне телибез.
Без әле шундый бәхетле дип,
Рәхәтләнеп чыгабыз юлларга.
Кайтулары нинди бәхет бит ул,
Әти-әни исән чагында.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең, киленең һәм оныкларың исеменнән кызың Светлана.
Нет комментариев