Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез ФАЗЛЫЕВА МӘРЗИЯ ЗИННУР КЫЗЫна 31 майда 60 яшь тулды

31 мая 2021, 13:25

985

0

1

Кадерле әниебез ФАЗЛЫЕВА МӘРЗИЯ ЗИННУР КЫЗЫна 31 майда 60 яшь тулды

Шушы истәлекле көндә аңа иң изге теләкләребезне җиткерәсебез килә. 35 ел гомерен Теләче төбәгендә яшәүче балалар һәм өлкәннәрне тәрбияләүгә багышлаган кеше ул әниебез.

19 яшеннән башлангыч сыйныфларга белем бирә башлап, үз һөнәренә гомере буе тугры калды. Лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итте: Теләченең “Ихлас” мәчетендә хатын-кызларга һәм мәктәп укучыларына ислам нигезләрен өйрәтә башлады. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алган белемнәре, ике мәртәбә хаҗ сәфәрендә булып алган хис-тәэсирләре дә аңа бу зур эштә этәргеч булгандыр. Райондашлар әниебезне «Теләче радиосы»нда җомга тапшыруларын алып баручы буларак та яхшы хәтерлидер әле. 3 ел дәвамында килеп дин сабаклары биргән өчен Ямбулат авылы халкы да рәхмәтле аңа.

Әниебезнең шушы гамәлләре дәвамлы булса иде. Үзенә, яшь шәкертләренә Аллаһ Раббыбыз зиһен, сәламәтлек, сабырлык бирсә иде. Гомер буе иман орлыклары чәчеп, ислам хәзинәләре белән кешеләрнең зиһенен ачып, Коръән нурлары белән дөньяны яктыртып яшәргә язсын! Әтиебез белән тигезлектә, балалар - оныклар, дус - туганнар янәшәсендә хәерле озын гомерләр телибез сиңа! Аллаһ Раббыбыз саулыктан аермасын!

Иң изге теләкләр белән балалары Рүзәл-Гөлнар, Гөлназ-Илдар, Рәсүл. Оныклары Газизә, Сәйдә, Нәфисә, Сөләйман. Шушы теләкләргә тормыш иптәше Данил дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев