Казаклар авылында яшәүче әниебез УСМАНОВА ГЫЙЛЬМЕНИСА ТОХВӘТУЛЛА КЫЗЫның 18 октябрьдә 85 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен сабыр холы- клы, тырышлыгың белән күпләрнең ихтирамын яу- лаган олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын го- мер телибез. Әтиебез белән тигезлектә, сәламәтлектә, балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызның рәхмәтләрен тоеп, оныкчыкларыгызга куанып яшәргә язсын.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән кызың Энҗе.
Нет комментариев