Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хезмәттәшләре ТИМЕРБАЙЕВА ФӘНИЯ МИННИХАҖИП кызын туган көне белән тәбрикли!

19 октября 2018, 08:32

1122

0

0

Хезмәттәшләре ТИМЕРБАЙЕВА ФӘНИЯ МИННИХАҖИП кызын туган көне белән тәбрикли!

21 нче октябрь көнне  хезмәттәшебез Тимербайева Фәния Миннихаҗип кызының гомер бәйрәме.

Хөрмәтле Фәния апа, сезне 50 яшьлек алтын юбилеегыз белән ихлас күңелебездән кайнар котлыйбыз. Сезгә  озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар сөеп озын озак яшәргә насыйп булсын. Авыр һәм мактаулы эшегездә уңышлар, һәрвакыт тырыш, белемле шәкертләр юлдаш булсын сезгә!

Яз да түгел, көз дә түгел,
Җәй дә түгел кыш түгел
Илле яшкә җитү — һич тә
Кайгырырлык эш түгел!

Иң изге теләкләр белән Баландыш төп мәктәбе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев