Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Мәтәскә авылында яшәүче КОРБАНОВ РИФКАТЬ ГАБДЕЛХАЙ УЛЫның 19 февраль көнне 60 яшьлек юбилее

19 февраля 2022, 08:25

869

0

0

Олы Мәтәскә авылында яшәүче КОРБАНОВ РИФКАТЬ ГАБДЕЛХАЙ УЛЫның 19 февраль көнне 60 яшьлек юбилее

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәштуганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Сине яратып hәм хөрмәт итеп, әниебез, балаларың Лилия - Илшат, Гөлия - Ришат, Рифат - Чулпан, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X