Олы Мәтәскә авылында яшәүче КОРБАНОВА ФИРДӘВЕС ТИМУРХАН КЫЗЫның 16 июль көнне 55 яшьлек юбилее.

Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, хәерле озын гомерләр, ак бәхетләр телибез. Мул, имин тормышта әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Тормыш юлларыңда өч балаңа да, әтиебезгә дә ныклы таяныч булдың. Син булганга гына иңнәребездәге авырлыкны тоймадык. Һәрчак балаларың дип яшәдең. Рәхмәт, әни, бик зур рәхмәт сиңа!
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әтиебез, балаларың Лилия-Ильшат, ГөлияРишат, Рифат-Чулпан, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев