Шәтке авылында яшәүче Кадыйров Фәрит Габдуллаҗан улына 8 апрельдә 55 яшь тулды

Хөрмәтле Фәрит Габдуллаҗанович!
Сезне олы бәйрәмегез - юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә алдагы тормышыгызда саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, эшегездә зур уңышлар телибез. Ходай биргән гомерегезне тигезлектә балаларыгыз, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп яшәргә язсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Зур ихтирам белән Шәтке авыл җирлеге коллективы һәм “Агролак” хуҗалыгы.
Нет комментариев